Гөлсирин Абдуллина концертына билетларны ияләренә тапшырдык
Төрлесе

Гөлсирин Абдуллина концертына билетларны ияләренә тапшырдык

- Исәнмесез, мин билетлар алырга килгән идем, дип килеп керде Гөлсия Зиятдинова редакциябезгә. Мөлаем елмаюы белән «Хезмәт»ебезне генә түгел, эш көнебезне дә балкытып җибәрде ул.

Гөлсирин Абдуллина концертына билет отуын ишеткәч башта ышанмаган, ә аннары бик сөенгән. Чөнки гаиләләре белән концертка йөрергә бик яраталар икән. Әлеге мәдәни чарага да тормыш иптәше Рифат белән барачагын җиткерде Гөлсия ханым.

- «Хезмәт» газетасын болай да укыйм, сайтыгызны да һәрчак күзәтеп барам. Афәрин. Темаларыгыз төрле, халык сорауларын да җавапсыз калдырмыйсыз. Катлаулы эшегездә уңышлар телим. Безне сөендергәнегез өчен рәхмәт сезгә, диде Гөлсия апа эшебезгә карата үз фикерен белдереп.

250

Нет комментариев