Балтач бистәсендә яшәүче, 5 балага гомер бүләк итеп, күркәм гаилә нигезен саклаучы Гүзәл Нурислам кызы Галимова "Ана даны" медаленә лаек булды.
Гүзәл ханымны ихластан котлыйбыз! Гаилә бөтенлеге, балалар куанычы, имин, тигез тормыш, сәләмәтлек, бәхет-шатлыклар телибез.
Бүгенге көндә районыбызда барлыгы "Ана даны" медаленә ия булган 35 әни бар.
Нет комментариев