Бәйге башланды һәм ул дәвам итә! Хөрмәтле почтальоннарыбыз, әбиләребез әйткәнчә, иң кадерле кешеләребез - хат ташучыларыбыз!
Инде мәгълүм булганча, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте иң күп газета-журналларга яздыртучы почта хезмәткәрләре арасында бәйге игълан итте, бу исә кемдә-кем "Хезмәт"ебезгә быелның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда күбрәк абунәче туплый ала, шул Җиңүче һәм акчалата бүләк тә аңарга булачак дигән сүз. Бу уңайдан алдынгы баручы почта бүлекчәсен дә аерым бүләк көтә.
Сезгә дә, безгә дә "урак өсте", хөрмәтле "Хезмәт"тәшләр! Бергәләп үстергән "уңыш"ны күпләп җыеп алып, нәтиҗәсенә канәгатьлек хисләре белән куанырга язсын!
Ә инде абунәчеләребезгә дә үзләре яраткан мөмкинлекне бирәсе килә: үзегезнең урам, авыл почтальоннары турында языгыз безгә, мактыйсыгыз килсә, мактагыз, рәхмәт әйтәсегез килсә, рәхим итегез! Сезнең фикер, сезнең тавыш, һичшиксез, бәйге барышында да исәпкә алынып, яраткан хат ташучыгызны җиңүче итәргә мөмкин. Әйдәгез, яраткан "Хезмәт"ебезгә язылу кампаниясеннән читтә калмыйк, һәрберебез дә үз өлешебезне кертик.
Фото: http://www.ampravda.ru/2014/11/15/053108.html
Нет комментариев