Быелныӊ сентябрь-октябрь айларында Россия Саклану министрлыгы запастагы хәрбиләрне җыеннарга чакыра.
Саклану министры Шойгу шундый фәрман биргән һәм мондый җыеннар барлык хәрби округларда да үтәчәк. Фәрманда әйтелгәнчә, җыеннарга беренче чиратта мотоукчы, ракета һәм артиллерия, элемтә, инҗенырлык гаскәрләрендә хезмәт иткәннәрне җыялар.
Ике ай хезмәт итү чорында аларнынӊ эш урыннарындагы уртача хезмәт хакы саклана. Өстәвенә аларга контрактчыларга түләнә торган хезмәт хакы да, юл чыгымнары да түләнәчәк.
Фото: http://vologda.4geo.ru/news/show/2014/08/01/sdfgbdfrg
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев