Укытучылар җитмәү мәсьәләсе дә кискен тора...
Быел Татарстанда яңа уку елына 8 мәктәп ачыла. Аларның өчесен Казанда төзиләр. Иң зурысы Весна торак комплексында булачак. Ул мең ярым балага исәпләнгән. Бу районда яңа йортлар күп салына, мәктәпләрдә урын җитми.
Яңа лицей булса да, беренче сыйныфлар алтыга җыелган инде. Быел биредә барлык укучылар бер сменада гына белем алачак. Ләкин кайбер мәктәпләрдә узган елгы кебек ике сменада укыячаклар. Укытучылар җитмәү мәсьәләсе дә кискен тора. Кадрлар кытлыгын чит төбәкләрдән мөгаллимнәр җәлеп итеп хәл итәргә җыеналар. Теманы Инзилә Хөсәенова дәвам итә.
Чыганак: ТНВ Татарча
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев