Карлар ява тын гына, әмма халык борчыла
Төрлесе

Карлар ява тын гына, әмма халык борчыла

Кыш җитү белән редакциябезгә елның-елында юлларны карлардан чистартмыйлар дип зарланып шалтыратулар башлана. Быел да мондый характердагы зарланулар булды.

Балтачтан Гүзәл ханым тротуарларның кардан чистартылмавына борчыла.
- Быел җәен бистә тротуарларына ничек матур итеп брусчатка җәйделәр. Ни өчен кардан чистармыйлар икән? Аның җаваплы оешмасы бардыр бит, - ди укучыбыз.

Бистәбезнең Ленин урамы 129нчы йортта яшәүчеләр дә ишегалдындагы карны чистартканнары юк , дип зарлана. Өлкән кешеләргә йөрергә авыр, кибеткә ипигә чыгып керәсе булса да, бик борчылабыз, ди алар.

Юкса, әле сезон башланды гына, яуган кар да күп түгел, бураннарның да булганы юк.



250

Нет комментариев