Кайда эчеп үләләр?
Төрлесе

Кайда эчеп үләләр?

Башкортстанда хәмердән агуланып үлүчеләр саны буенча "алдынгылык"ны алучы шәһәр, районнар аталды. Сез яшәгәне түгелме?

Республикада ел башыннан алкоголь белән 495 агулану очрагы теркәлгән. Бу хакта "Роспотребнадзор" матбугат хезмәте хәбәр итте.

2022 елның гыйнвар-май айларында спиртлы продукция белән агулануларның иң күп саны Стәрлетамак (163 очрак), Уфа (135), Октябрьский (84), Туймазы (16), Дүртөйле (8), Нефтекама (4), Салават (3) шәһәрләрендә, шулай ук Стәрлетамак (15), Уфа (10), Туймазы (6), Дүртөйле, Бакалы (4әр) һәм Иглин (3) районнарында теркәлгән.

Автор:Резида Валитова


алкоголь белән 495 агулану очрагы теркәлгән

Нет комментариев