Казан үзәгендә, бер бинаның төзелеш басмасыннан кар төшеп, ике яшьлек бала зыян күргән
Төрлесе

Казан үзәгендә, бер бинаның төзелеш басмасыннан кар төшеп, ике яшьлек бала зыян күргән

Зыян күрүчеләрнең икесе дә – ике яшьлек малай һәм 58 яшьлек ир-ат — хәзерге вакытта хастаханәдә.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Казан үзәгендә, бер бинаның төзелеш басмасыннан кар төшеп, ике яшьлек бала зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

«Ике яшьлек малай Республика балалар клиник хастаханәсендә ята. Ул үз аңында», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Икенче зыян күрүче – башы җәрәхәтләнгән 58 яшьлек ир-атны 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлегенә китергәннәр. Ул да үз аңында, хәле уртача.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/22/183080/

Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


түбәдән кар төшерү

Нет комментариев