Казаннан Төркиянең Анталья шәһәренә өстәмә рейслар җибәреләчәк
Барлык юнәлешләр буенча авиакомпания пассажирларга 105,1 меңнән артык өстәмә урын тәкъдим итәчәк
«Аэрофлот» авиакомпаниясе югары җәйге ихтыяҗ чорында Төркиягә рейслар санын арттырачак. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Казаннан Антальяга июнь ахырыннан октябрь башына кадәр өстәмә рейслар башкарылачак. Очышлар атнага ике тапкыр — сишәмбе һәм җомга көннәрендә планлаштырылган.
Программаны киңәйтү җәйге сезонда туристлык ихтыяҗы арту белән бәйле. Казаннан тыш, Антальяга өстәмә рейслар шулай ук Чиләбе, Пермь, Екатеринбург, Самара һәм Минераль Сулардан кертелгән. Моннан тыш, «Аэрофлот» Мәскәүдән Бодрум, Даламан һәм Антальяга очышлар ешлыгын арттыра.
Барлык юнәлешләр буенча авиакомпания пассажирларга 105,1 меңнән артык өстәмә урын тәкъдим итәчәк. Яңа рейслар Airbus A320, Boeing 737 һәм Airbus A321 самолетларында ике класслы компоновкада башкарылачак.
Компаниядә билгеләп үтүләренчә, маршрут челтәрен киңәйтү җәйге чорда Төркиягә пассажирлар йөртүгә ихтыяҗны канәгатьләндерергә һәм Россия регионнарыннан, шул исәптән Татарстаннан килгән пассажирлар өчен популяр туристик юнәлешләрдән файдалану мөмкинлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Реальное время
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев