Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Казанның Беломорская урамындагы йортта газ чыккан: халыкны эвакуацияләгәннәр, газ сүндерелгән

Халыкны газ хезмәте хезмәткәрләре инструкцияләрен үтәргә һәм шикле газ исе турында вакытында хәбәр итәргә чакыралар

Казанда Беломорская урамындагы 10/19 йортта ашыгыч рәвештә газ белән тәэмин итүне сүндергәннәр. Сәбәбе – газ чыгу, дип хәбәр иттеләр Татарстанның торак инспекциясендә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, бу йортта техник хезмәт күрсәтү узган елның ноябрендә уздырылган. Кирәкле ремонт эшләреннән соң газ белән тәэмин итү торгызылачак.

Халыкны газ хезмәте хезмәткәрләре инструкцияләрен үтәргә һәм шикле газ исе турында вакытында хәбәр итәргә чакыралар.

Татарстанның торак инспекциясе әлеге хәлне тикшерә башлады: идарәче компания һәм газ хезмәтенең халыкның иминлеген тәэмин итү буенча вазыйфаларын ни дәрәҗәдә намуслы башкаруын ачыкларга кирәк.

ТНВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев