Кече Лызилыларның  «Талисман»ы
Төрлесе

Кече Лызилыларның «Талисман»ы

Кече Лызида үткән һәр чарага "Талисман" кибете хуҗасы Илнар Әхмәтов матди ярдәм күрсәтә.

Без халкыбыз гореф-гадәтләрен саклап, аны яшь буынга тапшыруда күләмле генә эшләр башкарабыз. "Русская березка", "Масленица", "Гырон быдтон" кебек милли бәйрәмнәребез исә бу юнәлештә иң зур чараларның берсе. Ә бәйрәмнәр оештыру,әлбәттә, финанс чыгымнары сорый. Бу яктан безнең бәхетебез бар. Нинди генә чара уздырсак та, авылыбызда ачылган "Талисман" кибете хуҗасы Илнар Әхмәтов гел ярдәм итә. Моның өчен зур рәхмәт аңа. Эшләре һәрчак уң булып, тазалыкта-саулыкта яшәргә язсын үзенә.
Галина Петрова

250

Нет комментариев