Кенәбашта әрәпәне абыстайлар-түтәйләрдән җыялар
Туган авылым - Кенәбашымда ел да әрәпә җыйганда авыл буйлап: "Абыстайлар-түтәйләр, бармы сездә күкәйләр. Булса-булсын ун күкәй, тавык салыр йөз күкәй", дип балаларның такмаклап йөрүләре үзенә күрә бер ямь өсти.
Махсус әлеге көн өчен дип авылдашлар бүләкләр генә түгел, ә бала-чага өчен конфет-печеньесын да әзерләп куя. Шуңа да малайлар һәм кызлар әрәпә җыярга безнең замандагыча сөлге бәйләргә таяклар тотып түгел, ә күчтәнәчкә дип пакет тотып чыга. Безнең чорда һәрбер кешегә рәхмәт әйтеп, Сабантуйга бирелгән әйберләрне зур кызыксыну белән карау булса, хәзер инде кемнең нинди конфет бирүе балаларны күбрәк кызыксындыра кебек. Тик бу бер дә зарлануым түгел, нишләтәсең, заманасы шул бит. Ә шулай да яшәсен ул әрәпә, кайчандыр үзебез авыл юлларыннан тузан туздырып җырлап йөрсәк, хәзер инде сабыйларыбызның йөрүен күзәтәбез. Абыстайлар-түтәйләр яши икән, димәк, авыл да әле яши, кызганыч, Кенәбашыбызда гына хәзер Сабантуе үткәрелми, шулай да клуб артындагы мәйданчыкта балалар өчен кичке Сабантуйны гөрләтәбез әле. Менә шундый ул Балтач районының бер чиге, максаты бер булса да әрәпәне дә үзгә итеп үткәрә... Гомумән, үзебезгә бер дөнья булып, урманнар ышыгында яшәп ятабыз без.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев