Балтач бистәсенең Тынычлык, Муса Җәлил урамнарына хезмәт күрсәтүче хат ташучы Гөлназ Мозаффарованы һәркем ягымлы, ярдәмчел булганы өчен хөрмәт итә, ярата.
Буран дими, яңгыр дими пенсияләребезне бер көнгә дә соңга калмыйча, вакытында китереп бирә.
Яраткан “Хезмәт”ебез аша яраткан хат ташучыбызга олы рәхмәтләребезне ирештерәбез. Хәзер кешегә кеше керми торган заманда безнең хәлебезне белеп, ил-көн яңалыклары белән даими таныштырып барырга вакыт тапкан, игътибарлы, олы йөрәкле Гөлназыбызның йөргән юлларында бары тик мәрхәмәтле кешеләр генә очрасын.
Флера Заһидуллина,
Балтач бистәсе.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев