Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Классташлар, сабакташлар очрашуы-яшьлек белән очрашу (Видеорепортаж)

Мәктәп 12 буын чыгарылыш укучыларын кабул итте

Мәктәп еллары — кеше күңелендә мәңге онытылмаслык хатирә булып сакланучы гүзәл бер чор бит ул. Шуңа ул балачак белән яшьлекне тоташтыручы шушы вакыт, әледән — әле искә төшеп, сагындырып торучы вакыт, минемчә... Яшьлек белән очрашу. Классташлар, сабакташлар очрашуын яшьлек белән очрашу дип атар идем мин.


Менә ичмасам Нөнәгәр мәктәбе классташларның шат авазларына, көлүләренә күмелде. Искитмәле көн булды ул. Мәктәп 12 буын чыгарылыш укучыларын кабул итте. Барысы да әле генә мәктәп тәмамлаган егет- кызлар кебек. Бары тик тормыш сынаулары гына чәчләргә чал керткән, битләргә җыерчыклар өстәгән. Ә болай барысының да йөрәкләре 18 дә, күңелләре 17 дә...
Бу очрашуны җиренә җиткереп оештырган мәктәп коллективына рәхмәт әйтәсе килә. Укытучы хезмәте — авыр да, җаваплы да, шул ук вакытта кызыклы да. Гомерен балаларга багышлаган, аларны киләчәк тормышка әзерләүгә алынган, шушы мактаулы эшкә бар күңелен, йөрәк җылысын салган, тынгысыз, көчле рухлы кеше генә мөгаллим була ала бит. Әлеге һөнәр, беренче чиратта, сабырлык, түземлелек сорый. Икенчедән, балаларга карата олы мәхәббәт таләп итә. Чыннан да, балаларны чын күңелдән яраткан, аларга ярдәм итәргә алынган нык ихтыярлы кеше генә укытучы булып эшли ала. Нөнәгәр урта мәктәбендә эшләгәннәр һәм эшләүчеләр менә шундыйлардан санала да инде. 
Яңа ел ялларыннан соң бу очрашуга бик ныклап әзерләндек без.
Монда һәркем үз өстенә билгеләнгән эшне төгәл башкарды. Бик күп эшләр башкарылды, архив актарылды. Чиксез рәхмәт сезгә. Безнең Нөнәгәр мәктәбе — үз статусын бервакытта да югалтмый, моны очрашуга килгән һәр чыгарылыш укучысы искәртеп китте. 
Эх, бер көнгә генә мәктәп елларына кайтып, сыйныфташлар белән бер күрешеп- сөйләшеп утырасы иде, кем кайда эшли, ничек гомер итә икән? — дигән сорауларга барлык очрашучы чыгарылыш укучылары җавап алганды. Сокланам 60, 55, 50 ел элек бетерүче укучыларга. Алар бетергәндә әле мин тумаган да булганмын. Рәхмәт аларның сөйләмнәренә, матур чыгышларына.


Күз яшьләрсез беркем дә калмагандыр ул көнне. Кемнәр безнең арада юк, аларны аягүрә басып, экрандагы исемнәренә, фотоларына карап кул чаптык. Урыннары җәннәт түрендә булсын. Алар салган юллан читкә тайпылмый үз юлыбыз белән алга барабыз.
Алар алдында баш иябез . Сезнең хезмәт авыр булса да, дәрәҗәле хезмәт, хөрмәтле укытучыларыбыз.
Бер — беребезне онытмыйча, чакырылган җиргә кайтуыгыз — үзе бер олы сөенеч мөхтәрәм 60, 55, 50, 45, 40, 35, 30, 25, 20, 15, 10, 5 ел элек бетергән Нөнәгәр мәктәбен бетергән чыгарылыш укучылары. Сез искиткеч гүзәллек, матурлык өстәп киттегез безгә! Барыгыз да исән — сау булыгыз, гаиләләрегезгә иминлек, бәхет, шатлык — куанычлар юлдаш булсын дигән теләктә калам.

Зөлфидә Тлякова фото-видеорепортажы, Нөнәгәр авылы.

 

https://rutube.ru/video/2dad4fe59a6a00cc1e8d62edef9723a9/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: истәлекләр