Балтач бистәсендә кәҗә асраучылар күп. Мәкәрҗәләрнең күбесе бәйдә тора. Ә менә кайберләре иректә йөри.
Бүген, иртәнге якта, әллә вакытлыча гына ычкындырганнар, әллә мур кыргырлары үзләре чыгып качкан, ак белән кара кәҗә иртәнге сәяхәттә иде инде. Шунда берәрсенең бакчасына керсә, бигрәк тә кәбестәләренә зыян салса (ә ул кәбестәләр июнь суыкларында хәйран матур гына алдырып китте), аннан башлана инде “фикер алышулар”. Бер елны хәтерлим әле, бер күршенең кәҗәсе икенче күршесенең машинасын сөзгәләп бетергән иде, судка кадәр барып җиттеләр. Артык мәшәкатьләрдән сак булу кирәк...
Нет комментариев