Көн тудымы бәйрәм: уллар көне белән!
Төрлесе

Көн тудымы бәйрәм: уллар көне белән!

22 ноябрь — Уллар-ир балалар Көне! Һәрбер улга бәхет-тәүфыйк, һәр ата-анага балалар шатлыгы, балалар мәрхәмәте телибез. Улларыбыз ничә яшьтә булуга карамастан, алар бит безнең газизләребез, нәниләребез.

Улларыбыз бәйрәме бит,
Котламый булдыралмыйм!
Йөрәктә булган назларны,
Язып та бетералмыйм!
Озын гомерле булсыннар,
Сагышлар урап узсын!
Һәрбер аткан яңа көннәр,
Бары шатлыкка тулсын!
Бәхетләре булсын юлдаш,
Гомер буена…мәңге...
Тормыш юлында якласын,
Барчасын үзе-Тәңре!

Автор: Халидә Әсхадуллина

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


бәйрәм белән уллар көне день сыноей

Нет комментариев