2нче февраль көнне, 16 сәгатьтә "Шәмәрдән-Казан" юлында юл-транспорт һәлакәте булган.
Трассаның Саба районына туры килгән урынында BMW X3 и KIA Sportage автомобильләре бәрелешкән. BMW машинасы белән 1985 елгы кеше идарә иткән, диелә. Ә KIA Sportage автомобиле йөртүчесе 1984 елгы. "Сәламәтлегенә зыян килүче өч кеше дә коткаручылар килгәнче Саба районы үзәк хастаханәсенә озатылган иде", - дип хәбәр ителә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив рәсми мәгълүматында. Зыян күрүчеләр - ике йөртүче һәм бер пассажир.
Юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуның сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр итә «Саба таңнары» газетасы.
Чыганак: saby-rt
Нет комментариев