Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Көтүче кызы

Кинәт, күктә йөзгән ястык - ястык болытлар арасыннан ап-ак атка атланган әти пәйда була...

Әйләнә дә килә язлар,әйләнә дә килә көзләр, дип җырларда җырланган кебек, килә дә җитә көтү чираты. Бүген мин тагын сахрада сыерлар көтәм. Яратам ла мин көтү көтәргә, көтүче кызы булгангадыр инде. Бала чакта әтигә ияреп, әти белән бергә атка атланып ферма малларын көтәргә миндә бара идем.Туган авылым белән Хәсәншәех авылы арасында миллион төрле чәчәкләрнең хуш исеннән аңкып торган иркен болынлыкка малларны алып барып таратып җибәрүгә әти атын тышаулап куеп үз иркенә җибәрә, үзе янәшәдә җәйрәп агып яткан Шушма елгасына кармак салыр иде. Болынлыкның теге башында Шушма елгасының икенче ягында Хәсәншәех авылының кәбестә басуы күзләрне кызыктырып торыр иде.

Кышын әти шушы атны җигеп, шул малларга ашатырга дип, күрше авылга он тарттырырга йөри иде.Чананың иң башында олау өстендә әлбәттә инде мин чункаеп утырыр идем. Карадуган авылында (хәзерге мәдәният йорты арты Сөнгатуллин Фаил абыйлар өе урынында) биек булып тегермән тора иде.

Гади генә тегермән түгел, таш тегермәне! Әти, ярган бүрәнәләрдән баскыч шикелле авыш итеп ясаган корылма буенча ашлык тутырган капчыкларны арык җилкәсенә салып өскә ташып бушата башлауга, ике дәү – берсе өстенә икенчесе куелган тегермән ташы хәрәкәткә килеп он или башлар иде.Миңа кызык, мин астан ничек итеп калай улак буенча он акканын күзәтеп торыр идем. Ашлыкларны тартып, эшләре беткәч, әти тегермәнче Әсхәдулла абый белән бераз ял итеп алгач, без янәдән олауны төяп кире кайтып китәр идек.

Бүген мин шуларны уйлап сахрада ятам. Көн рәхәт, җылы йомшак җил басу ягыннан җитешкән ашлык исе катыш юеш чирәм исе белән битләргә сарыла, муеннан кереп кытыклый.Чирәм арасында кырмыскалар чабыша, чикерткәләр сайрый, биектә, баш өстендә, тилгән канатларын җәеп әйләнгәләп йөри, текә яр читендә оя корып бала очырган яр карлыгачлары көтүләре белән очып үтәләр. Янәшәдәге кычыткан төбендә оясы мазар бармы, сиртмәкоерык өтәләнеп әрле-биреле йөренә. Шушы рәхәтлектән көтү онытыла, күзне ирексездән йокы баса...

Кинәт, күктә йөзгән ястык - ястык болытлар арасыннан ап-ак атка атланган әти пәйда була. Мин яткан урынымнан җәһәт кенә күтәрелеп, җан фәрман әтигә таба йөгерәм, йөгермим дә мин, ниндидер бер илаһи җиңеллек белән очам. Ул да  мине күреп,  атының калын ялына бер кулы белән  ябышып, бераз бөкерәя төшеп миңа кулын суза...һәм мин уянып китәм! Иии төшләргә генә кереп газаплый торган, зәңгәр томан артларында калган, әти-әниле, чәчәкле-чуклы самими бала чагым. Йөгерә-атлый сиңа кайтыр идем, кире кайта торган юллар булса!

Ләйсән Әхмәтшина,

Арбаш авлы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев