Куылган ана (хикәя)
«Атагыз чыкмый лапастан, чыкмый... Бер киткәч кайтып булмый шууул! Киткәнгә үпкәләр инде... Лапас та кала, йорт та кала»
(Дәвамы. Башы: https://baltaci.ru/news/torlese/kuylgan-ana-xikaia (беренче өлеш)
https://baltaci.ru/news/torlese/kuylgan-ana-xikaia-1761826638 (икенче өлеш)
https://baltaci.ru/news/torlese/kuylgan-ana-xikaia-1762516612 (өченче өлеш)
Кычкырып еламыйча төердән котыла алмаячагын тойган ана кеше, авыртырлык итеп тешләрен кысты. Хәер, аның авызында инде тешләр дә юк иде. Ул бары аңкавын кисеп керерлек итеп, протезларын кысты.
Келәмне сыйпый-сыйпый куллар акрын гына бүрәнәләргә күчте. Бүрәнәләрне кочагына алырга теләгәндәй, ике кулын җәеп стенага сыенды. «Картым, икебез бергә шушы бүрәнәләрне каезладык. Күршеләр, кода, абый килде йортны күтәрешергә. Ә бу малай шул вакытта йомычка да җыймады бит... эээх... исән булсаң. Канатларымны каердыыыың... син булсаң, алар мине рәнҗетә алмаслар иде. Балалар үсә, иркенрәк йорт җитештерик дидең... икебез тир түгеп тырышып эшләдек... Йортны җитештердек, каралты-кураны төзедек, абзарны мал белән тутырдык. Син ат, ат дигәч, ат алдык. Карачы бер генә картым, кырык сигез ел без икебез туп-лаган байлык бер төенчек белән бер пакетка сыйды бит!.. Балаларны башлы-күзле итеп, оныклар тәрбияләштек. Я, инде эш бетте, ял итәрбез дигән идек бииит...»
Ананың ике битен пешереп, ачы күз яше агып төште. Сөекле ирен сагынудан һәм бүгенге халәттән йөрәге сулкылдап куйды. Йөрәге түреннән чыккан әрнүле тавыш белән: «Хуш йортым, хуш картым! Бу йортка бүтән дога эзләп килеп йөрмә инде... исән булсам, берәр йорттан дога җибәрермен... я яныңа килермен», дип пышылдады.
Куллары стенаның бүрәнә-ләрен сыпырып барганда, бармаклары ярыкка кыстырылган ниндидер каты әйбергә барып төртелде. Ана, күз яшен сыпырып төшереп, шул каты әйбергә карады. Аның теш икәнен күргәч, хатирәләрдән йөзенә җиңелчә елмаю таралган кебек булды. Йөзе ачылып китеп, бугазындагы төере дә юкка чыкты. Тешне ярыктан алып, күзенә якынрак китерде. Кайсысының теше икәнен исенә төшерергә теләгәндәй карап торды һәм яңадан ярыкка күз салды. Ярыктагы калган тешләрне күреп, мизгелгә генә үткәнен хәтеренә төшерде. ...Ул көнне кунакка кайткан оныгы урамда уйнап йөргән җиреннән өйгә ут капкандай йөгереп керде һәм әбисенә төшкән тешен күрсәтеп: «Әби, минем тешем егылып төште. Ябыштырып кына куй әле», дип әбисе белән бабасын көлдерде. Ә әбисе аңа: «Улым, бу тешне кабат ябыштырып булмый инде. Син аны стенадагы ярыкка кыстырып куй. Аллаһ бабай күрер дә, сиңа үзе теш ябыштырып куяр», дигән киңәш бирде. Оныгы, әбисен тыңлап, тешен ярыкка кыстырып куйды. Аннан башка туганнарына да теш саклау ярыгын тәкъдим итте.
Әлеге теш анага көч биргән кебек булды. Ул инде елаудан туктады, тешне дә кире ярыкка кыстырып куйды. Пакет белән төенчекне кабат кулына тотты.
Шулчак аның күз алдына үзенең кечкенә чагы исенә төште. Сугыш барган еллар. Аларны, әнисе белән алты баланы, декабрь уртасында урамга куып чыгардылар. Сәбәбе дә булган. Әтиләре сугышка киткәнче яшерен генә, үзенә алты бала табып биргән хатыны белән аерылышкан да, сөяркәсе белән язылышып куйган. Кырык өченче елны әтиләренең үле хәбәре килә. Әтиләреннән кыз бала тапкан сөяркәсе, аларның гаиләсен йортларыннан кудыртып чыгартып, йортның ишеген бикләп ала. Ишек алды уртасына барлы-юклы әйберләрен төенчеккә төйнәп чыгып баскач, алты баласын кочагына алган әниләре шул чакта: «Еламагыз, балалар, илдә чыпчык үлми. Без дә үлмәбез әле», диде.
Инде менә үзе ана, әби булгач, аңа кабат әлеге язмыш белән очрашырга туры килер дип, аның уена да килгәне булмады.
Аның уйларын бүлеп, түр яктан кычкырышкан тавышлар ишетелде. Бүлмәдә әйберләрен җыйганда ниндидер тавышлар колагына керсә дә, үз хәле хәл булып, тавышка артык игътибар итмәде. Инде тавышлар көчәя төшкәч, ул кызларының килеп, улы, килене белән сүзгә килешә башлаганнарын шәйләп алды.
Олы кызы нәрсә дигәндер, килене чәр-чәр килеп: «Мин егерме алты ел тордым инде анагыз белән! Туйдым, гарык булдым! Инде үзегез яшәгез!» дип кычкырганга ана көлемсерәп куйды. Чаршау-ишекне ачып чыкты һәм күзләре белән икенче кызын эзләп тапты. Икенче кызы энесенә: «Энем, нигә эчәсең? Әгәр эчеп йөрмәсәң, сез бу хәлгә барып җитми идегез бит! Сез әни белән бергә торабыз дигәнгә, барыбыз да синең файдага йорттан баш тарттык. Айны инде, кеше бул», дип, бик күпкә соңга калган тәрбия дәресе үткәрергә тырыша иде. Ана тамагын каты гына кырып куйды һәм нык тавыш белән: «Балалар, талашудан туктагыз! Мин үләм дә котылам, минем аркада үзара талашмагыз. Әле сезнең балаларыгызның туйларында, оныкларыгызның никах мәҗлесләренә йөрешәсегез бар», диде.
Олы кызы әрнеп: «Авыл халкы, күршеләр алдында оят, хурлык бит, әни», дигән сүзләренә каршы ананың җавабы кыска булды. «Бәндә хурлыгы хурлык түгел ул, Аллаһтан куркыгыз! Авыл халкы да, күршеләр дә минем кемлекне, ничек яшәгәнне белә. Әйдә, кайсыгыз алып китә мине?» дип, ана мөлдерәмә яшь тулган күзләре белән соңгы кабат йорт эчен карап чыкты һәм бүтән кайтмаска ишек тоткасына үрелде...
Авыр уйлар белән капкага таба атлаган ана авылыннан чыгып китәргә теләмәде. Күңеленнән авылда яшәгән олы кызында калырга карар кылды. Карарын кызына әйтергә дип авызын ачуга, олы кызы йомшак кына: «Әни, әллә кайда йөрмәссең әле, үземдә генә яшәрсең», — дип әнисенең кулыннан төенчекләрен алды. Ана калтыранган тавыш белән: «Үзем дә шулай дип уйлаган идем. Артык йөк дип әйтмәсәң», дигәннән соң лапаска таба каерылып карады һәм «Атагыз чыкмый лапастан, чыкмый... Бер киткәч кайтып булмый шууул! Киткәнгә үпкәләр инде... Лапас та кала, йорт та кала», дип кабат бугазына килеп бөялгән төернең авырттыруына чыдый алмыйча, ыңгырашып куйды.
Әллә әни саташа инде дигән уй белән кызлар аптырашып бер-берсенә күз ташлап алдылар. Энесенә чыккан ачудан һәм әнисен кызганудан шартлар дәрәҗәгә җитеп ярсый башлаган икенче кызын ана күз карашы белән тынычланырга мәҗбүр итте.
Капкадан алар сүзсез чыктылар. Капка төбендәге машинага кереп утырган чакта да ана әле һаман улының артыннан килеп чакыруын көтте. Тик юкка көтте. Артыннан чыгучы да, кычкырып: «Тукта, әни, китмә! Ялгыштым!», дип эндәшүче дә булмады...
Хатын-кыз үзенең авырга узганын белгән мизгелдән башлап, баланың дөньяга аваз салган вакытын көтә. Әле кем туасын да белмәгән хәлдә карынындагы балага «Балам!» дип яратып эндәшә. Баласы тугач ана аның һәр хәрәкәтенә, авазына куана, бөтен мәхәббәтен бирә. Сабые аз гына чирләсә дә, ана аңа йөрәген ярып бирердәй була. Йөрәк җимеше үсә төшкәч, аның кечкенә генә уңышларына да чиксез сөенә, горурлана.
(Дәвамы бар).
Әлфия Габдуллина,
Балтач бистәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев