Куылган ана (Хикәя)
Ана тын калып сулыш алырга да өлгермәде, инде айнып килә башлаган тавыш белән улы кабат әнисе янына килеп: «Нәрсә катып торасың, җый шмоткаларыңны, ычкын», – дип аны караватка таба этеп җибәрде
(Дәвамы. Башы биредә – https://baltaci.ru/news/torlese/kuylgan-ana-xikaia)
«Бар әнә, юын, киемеңне алыштыр да, утырып аша. Хатының иртәдән бирле көтә бит инде», дип, улын көйгә китерергә теләп, тавышын йомшартты. «Нишләмәкче идең соң син ссуда алып? Берәр нәрсә төземәкче идегезме әллә?», дип сорады. Киеренкелекне йомшартырга теләп бирелгән бу сорау, киресенчә, котырынган улына янып торган учакка бензин сипкән кебек тәэсир итте. Ул юан хатынның тугыз айлык авыры кадәр булган корсагын киереп басып: «Нәрсә, без төземәскә тиешме әллә? Төзим! Мин дә төзим! Беләсеңме, синең аркаңда гарип оныгыңа бушка биреләчәк фатирны да ала алмыйбыз! Чыгып кит йорттан! Тәмам туйдым, менә моннан булды», дип, кул аркасы белән муенын ышкып куеп, тагын да ярсыбрак үкерә башлады. «Ычкын тизрәк берәр балаңа, төш пропискадан!» дип акырды.
Әти-әнисенең яратып үстергән, киләчәктә аның кулында тәрбияләнербез дип өмет баглаган газиз төпчек улы анасын йорттан куа башлады.
Бу сүзләрне ишеткәч, ананың аңы томаланып киткәндәй булды. Дерелдәгән иреннәре аша сытылып чыккан: «Эх картым, картым... иртәрәк киттең... кемнәргә калдырып киттең соң син мине», дип, каты авырудан соң вафат булган иренә багышланган сүзләре, тамагына килеп бөялгән төер белән, бугазын авырттырып, бөялеп калды. Ул елый да, селкенә дә алмыйча, тораташ катып калды. Башындагы уйлары гел төпчек улын тапкан вакыт тирәсендә бөтерелә башлады.
Әлеге минутта каршында акырып, үзенә җан биргән әнисен, әтисе белән бергә төзегән, шунда гомер иткән, балалар үстереп, аларны олы тормыш юлларына матур, мул табынлы туйлар үткәреп озаткан йортыннан куган улын ана бишенче бала итеп тапты. Туганда ук түгәрәк, кызлар кебек матур бәбәй булып туган бала, тугызынчы сыйныфка кадәр тәртипле малай булып, әти-әнисенең йөзенә кызыллык китермичә, аларның мәхәббәтендә үсте. Ә менә әти-әни йортыннан чыгып китеп, тугызынчы сыйныфны район үзәгендә укый башлагач, уллары бик нык үзгәрде. Район үзәгеннән, аларның улларыннан зарланып, берничә мәртәбә йортларына сыйныф җитәкчесе килде. Укытучы укучысының дәресне еш калдыруыннан, ялкаулыгыннан зарланды. Күрәсең, шул чакта улларын ныгытып кулга аласы булгандыр, тик инде эш узган шул... Ә үсеп, армия сафларында хезмәт итеп кайтып, өйләнеп яши башлагач, үсмер вакытындагы ялкау-лыкны ул эчкечелеккә алыштырды. Халык арасында йөргән «Ир-ат ялкаулыктан эчкечегә әйләнә» дигән сүзгә ана үз улы тәҗрибәсендә инанды.
Әле һаман тораташ катып калган ананы улының аты-юлы белән сүгенеп: «Абыйларга, апайларга шалтыратам, алып чыгып китсеннәр сине тизрәк бу өйдән, минем күземә генә күренәсе булма!» дип йодрыгын селти-селти кычкырган явыз тавышы кузгалып китәргә мәҗбүр итте. Ул күзен томалаган яшен кулы белән сыпырып төшерде һәм як-ягына карады. Ишек яңагына сөялеп басып, ире ясаган тамашаны карап торган килененә яклау эзләп ялварган күзләрен төбәде. Килененең тантаналы елмаеп торганын абайлап, ананың тез аслары йомшап китте. Ул мамык кебек йомшарган аякларын өстерәп, үзе йок-лый торган бүлмәсенә таба китте. Шкаф белән бүлеп ясалган бүлмәнең ишек урынына элеп куелган чаршавын калтыранган куллары белән сыпырып ачып эчкә үткәннән соң, караваты башына тотынып тын калды.
Башка вакытларда улы эчеп кайтып тавыш чыгарасын сизенеп калса, ул аның күзенә күренмичәрәк тора иде. Әнисен өйдә очратмаса, улы бераздан басылып, ятып йоклый иде. Тик бу юлы аның басылырга исәбе дә юк, ахры. Дулаганнан дулый. Ә ачы сүзләре ананың бәгырен телгәләп, йөрәгенә мең уклар белән җәрәхәт ясый иде. Ана тын калып сулыш алырга да өлгермәде, инде айнып килә башлаган тавыш белән улы кабат әнисе янына килеп: «Нәрсә катып торасың, җый шмоткаларыңны, ычкын», – дип аны караватка таба этеп җибәрде.
(Дәвамы бар).
Әлфия Габдуллина,
Балтач бистәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев