Куылган ана (хикәя)
Йодрыкларын йомарлап, үзенә сугарга әзерләнгән улының куркыныч йөзен күреп, ана кешенең куркудан йөзе агарынып китте
Иртәдән бер сәбәпсез хәвефләнгән ана, йөрәгенең ярсып типкәнен басарга теләп, кулына чигә башлаган сөлгесен алды. Сөлге кыстырган киергене тотуга, тик торырга ияләнмәгән бармаклар сөлгедәге күз явын алырлык матур төсләр белән чигелгән чәчкәләрне йомшак кына сыпырып куйды. Әлеге мизгелдә аның күзләреннән нур балкып китте.
Әле кичә генә чиккән чәчәкләрне, яңа туган сабыен иркәләгәндәй сак кына, үзе тудырган матурлыкка сокланып, күңел җылысын биреп, яратып иркәләде. Әгәр берәр кеше читтән аны күзәтеп торган булса, тәгаен, ананың күңел түреннән бәреп чыгып йөзендә чагылган сок-лану, яратудан башка, тагын да тирәнрәктән чыккан хәвефле сагаюны тоеп алыр иде.
Хәвефле уйлары белән ул кулына энәсен һәм өч төстәге яшел җеп арасыннан куерак яшелне сайлап алды. Җепне чигелгән чәчәге кырына куеп караганнан соң, сайлаган төсеннән канәгать калып, карандаш белән сизелер-сизелмәс ясап куйган яфрак рәсемен чигә башлады. Беренче яфракны чиккәндә бераз тынычланып киткән кебек булса да, икенче яфракны чиккәндә, яңадан хәвефле уйлар биләп алды.
Тәрәзәдән ишек алды ягына күз атып: «Бүген тагын нәрсәләр булыр икән инде? Хай Аллам, шайтан малай, әле һаман эшеннән кайтып җитми. Моңарчы кайтмагач, хәмер артыннан йөридер инде. Кеше шикелле эчеп кайтып, ятып йокласа иде дә бит! Юююк шууул. Бер сүз әйтүче юк та бит инде, югыйсә. Йорт тирәсендәге эшләрне, мал-туар тәрбияләүне килене белән оныгы тәртипләп тора», дип уйлап, авыр итеп көрсенеп куйды.
Әйе, аның бишенче баласы, әтисе вафатыннан соң йорт хуҗасы булып калган төпчеге, шул хәмер аркасында азганнан-аза баруны кулай күрде. Малаең исерек булгач, иренә чыккан ачуын килен дә кайнанадан ала башлады. Әле генә гөрләп торган мәхәббәт белән тулы йорт, шул исерек төпчек улы аркасында, акрын гына мина тулы басуга әйләнеп бара иде. Бер ялгыш сүз, бер ялгыш хәрәкәт әлеге минаны шартларга мәҗбүр итәчәк. Бу хәл бары тик киләчәк эше икәнен ана бөтен йөрәге белән тоя. Тоя, тик ул нишли алсын соң?
Тавышлы йорт алга китми, нишләп улы шуны аңламый икән? Гел тавыш булгач, әле кайчан гына «Әби» дип өзелеп торган, янында тәгәрәп үскән өч оныгы да соңгы вакытта әбиләреннән читләшә башлады. Дөрес, төпчегенең улы читләшеп үк бетмәде үзе. Егет кеше, егет кеше инде. Аның үз фикере бардыр, күрәсең. Әәәй, оныкларга аптырыйсы юк, үз балаларыңның да күңеле кара урман.
Ана икенче яфрагын хәвефле уйлары белән чигеп бетереп, өченче яфракка тотыныр өчен, энәсенә кабат җеп саплады. Тик ул энәсен яфракка якын китерергә өлгермәде, алгы якта ачылып киткән ишек тавышына сискәнеп китеп, энәне ялгыш бармагына кадады. Әллә энә кадалганга, әллә инде иртәдән бирле ниндидер хәвеф көткәнгә, үзе дә сизмәстән, Хай Аллам, дип, энә кадалган канлы бармагын авызына тыкты. Үзе күз карашын, ишектән дөбер-шатор килеп керүче, йөзе эчүдән шешенеп, кызарып беткән, берничә көн кырынмаганлыктан, сакал-мыек баскан улына юнәлтте.
Кулына ниндидер кәгазь төргәген тотып кергән улы, хатынының, йөзен балкытып: «Кайттыңмы? Әйдә, төшке аш әзер, ашарга утыр», дигән сүзен игътибарсыз калдырып, әнисе каршына килеп басты. Кәгазь төргәген әнисенең борын төбенә төртеп: «Менә, кара! Күпме йөреп, бер банктан да ссуда бирмәделәр. Син генә гаепле, син генә! Кайчан катасың инде? Әти әллә кайчан катты бит инде!», дип җикеренде.
Йодрыкларын йомарлап, үзенә сугарга әзерләнгән улының куркыныч йөзен күреп, ана кешенең куркудан йөзе агарынып китте. Тик шулай да ул, улының күзенә туры карап, мөмкин кадәр тыныч тавыш белән «Нишләп минем аркада син ссуда ала алмыйсың ди әле ул? Абзарга киеп чыга торган өс-башың, кырынмаган, өстәвенә эчкән килеш кереп, кайсы банк ссуда бирергә риза булыр икән, белмим. Анда да җүләрләр утырмыйдыр.
(Дәвамы бар)
Әлфия Габдуллина,
Балтач бистәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев