Куылган ана (хикәя)
Тагын нәрсәдер әйтергә дип авызын ачкан иде, кесәсендәге телефоны шалтырады. Телефоннан, күрәсең, апаларының берәресе шалтыраткан булгандыр, ул бөтен тавышына акыра-акыра: «Куса, нәрсә булган?! Алып китегез дә карагыз. Әйдә, бөтенегез кайтыгыз, кайсыгыз алып китә анагызны, алып китегез!..»
(Дәвамы. Башы: https://baltaci.ru/news/torlese/kuylgan-ana-xikaia (беренче өлеш)
https://baltaci.ru/news/torlese/kuylgan-ana-xikaia-1761826638 (икенче өлеш)
Улының калган сүзләре ананың башына кермәс булды. Миен пешереп: «Җыенырга, бу өйдән тизрәк чыгып китәргә кирәк. Ачка үлмәм әле», — дигән уй үтте. Әлеге карар аңа бераз көч биреп, ул әйберләрен җыярга кереште. Кайсы киемен алырга икән дип уйлап торганда, аның күзе карават өстендәге намазлык белән дин китапларына төште. Намазлыкны кулына алуга, улының аны намазлык өстеннән арт якасыннан йолкып торгызып, ишек алды уртасына чыгарып атканын исенә төшерде... Әлеге хәл ире каты авырудан вакытсыз вафатыннан соң булды. Кырык сигез ел бергә гомер иткән картыннан аерылуы бик җиңел булмады, киресенчә, иренең үлемен нык авыр кичерде. Җанын кая куярга белми йөргән чакта, авылдашы аңа намаз догалары өйрәнергә киңәш бирде. Башта догаларны, аннан җайлап намаз укырга өйрәнә башлаган анадан улы белән килене мыскыллап көлеп йөрделәр.
«Почмакка карап багынып утырасың», — дигән мыскыллауларны еш ишетсә дә, аның кыйбласы туры булды. Тырышып өйрәнүен дәвам итте, хәтта улы ишек алдына чыгарып атса да, намаз укудан туктамады. Тырышлыгы бушка китмәде. Ул намазга да басты, алай гына түгел, Коръән аятләрен өйрәнеп, акрынлап, сөекле ире рухына догалар багышлый ала башлады.
Ана, үткәннәрне уйлап, намазлыкны китаплары белән төреп куйганнан соң, комодны ачып, киемнәрен җыерга кереште. Тоткан килеш салып куярга бүлмәдә сумка булмаганлыктан, ул берәр пакет булмасмы дип, аш-су бүлмәсенә юнәлде. Чыгып барганда улы тагын кизәнеп килә башлаган иде, хатынының:
«Җитәр инде!» дигән боерыгына буйсынып тынып калды. Тик чыгып китешли ананың колагына, улының хатынына әйткән: «Үзең бертуктаусыз мине ыскытасың да, әйтә башлагач, иләп торган буласың! Ничек чыгарып җибәрергә кушасың соң? Бар, алай булгач, үзең хәл ит», дигән сүзләрен ишетеп калды.
Ана, пакет-сумкалар алып, кабат бүлмәсенә керде һәм тын гына киемнәрен тутыра башлады. Эченнән генә: «И Раббым! Үз улыма бернинди начарлык тели алмыйм, тиешлесен үзең белеп бир», дип уйларын йомгаклап, пакетка сыеп бетмәгән киемнәрен төреп төенчеккә төйнәп куйды.
Җыелган вак-төяк кием-салым бер пакет, бер кечерәк кенә төенчек булды. Ана аларны кулына алганчы, ире белән йоклаган караватына, аннан өйнең сап-сары бүрәнәләренә күз салды. Карашы карават турысына элеп куелган келәмдә тукталды. Ул мүкәйләп караватка менде, тезләнеп келәмне сыпырырга кереште. Үзе туктаусыз әллә келәм белән, әллә инде бакыйлыкка күчкән ире белән сөйләште: «Келәм, келәм, каласың инде! Сине балаларым, картымның юбилеена бүләк иткәннәр иде. Җитмеш яшенә! Мин дә киләсе елга сиксән яшьлек юбилеемда Коръән ашы үткәрмәкче идем дә, булмады ла бу! Кызлар кайтып әзерләгән дә булырлар иде, булмады, булмады...».
Ананың күңеле кабат яшь белән тулып, күзе күрмәс булды. Бугазына килеп бөялгән төернең авырттырганына чыдый алмыйча, сулкылдый башлады. Ул сулкылдаган саен, төер ныграк авырттырды, күзе ныграк томаланды.
(Дәвамы бар).
Әлфия Габдуллина,
Балтач бистәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев