"Кайбер шугалакларда кеше булмаса да, ут янып тора. Моңа чик куярга кирәк" дигән иде район башлыгы Рамил Нотфуллин.
Моны кайбер җирле җитәкчеләр һәм мәктәп директорлары үзләренчә аңлап, шугалактагы утларны бөтенләй сүндереп куйганнар.
Шул арада Нормадан әти-әниләрдән зарлар килеп иреште: "Утны бер сәгатькә кенә яндыралар да, сүндереп куялар. Балалар караңгыда имгәнеп бетәләр бит инде".
Шушы хәлләр балачакта һәрберебез яратып уйнаган "Ватык телефон" уенын хәтерләтте. Менә бит кеше булмаганда ут янмасын дигән күрсәтмәне, үзенчә аңлап, утны бөтенләй сүндереп куеп та хәл итеп була икән.
Фото: http://novosheshminsk.tatarstan.ru/rus/info.php?id=596737
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев