“Әле генә “Хезмәт”кә язылып мендем, иң беренчеләрдән булып. Телевизор кайчан уйнатасыз?”
Мансур ага Хәсбиуллин шалтырата: “Әле генә “Хезмәт”кә язылып мендем, иң беренчеләрдән булып. Телевизор кайчан уйнатасыз?” ди.
Район эчке эшләр бүлеге ветераны Мансур ага Хәсбиуллинны белмәүчеләр сирәктер. Ел да иң беренчеләрдән булып языла ул газетабызга.
10 июньгә кадәр район газетасы “Хезмәт”кә язылу турындагы квитанцияне редакциягә китереп тапшырырга кирәк булачак, Мансур ага! Калган шартлар белән алга таба таныштырып бетерербез.
Мансур ага үрнәгендә “Хезмәт”ебезгә язылырга чакырабыз сезне, хөрмәтле райондашлар! Телевизор бары тик 678 сумга – почта аша, ташламасыз язылучылар арасында гына уйнатыла.
Фото: баш мөхәррир.
Нет комментариев