Махсус хәрби операциядә катнашучыларга музейларга, театрларга бушлай керү мөмкинлеге ачылачак
Төрлесе

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга музейларга, театрларга бушлай керү мөмкинлеге ачылачак

Ташлама экскурсияләр, түләүле лекцияләр һәм мастер-класслар, гастроль чараларына, шулай ук түләүле килешүләр нигезендә башка оешмалар үткәрә торган вакыйгаларга тәэсир итмәячәк

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә дәүләт мәдәният учреждениеләренә бушлай йөрү хокукы бирү мөмкинлеге карала. Республика Министрлар Кабинетының тиешле карар проекты хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза.

Документ буенча, дәүләт музейларына һәм музей-тыюлыкларга, шулай ук дәүләт театрлары, филармония һәм циркның репертуар чараларына бушлай керү планлаштырыла. Музейларда даими экспозицияләргә һәм вакытлы күргәзмәләргә түләүсез билетларны учреждениеләр эшләгән вакытта бирү күздә тотыла. Театрлар, филармония һәм цирк өчен һәр чарага залдагы урыннар саныннан кимендә 10 процент квота беркетү тәкъдим ителә.

Шул ук вакытта ташлама экскурсияләр, түләүле лекцияләр һәм мастер-класслар, гастроль чараларына, шулай ук түләүле килешүләр нигезендә башка оешмалар үткәрә торган вакыйгаларга тәэсир итмәячәк.

Махсус хәрби операциядә катнашучысы бушлай билет хокукыннан паспорт һәм бу категориягә карау турындагы документны – яки дәүләт хезмәтләре порталыннан QR-кодны күрсәтеп файдалана алачак. Моның өчен туганнарга тиешле документ белән туганлыкны расларга кирәк булачак. Әлеге ярдәм чарасы эшли башлаячак учреждениеләр исемлеген Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтында бастырып чыгарырга вәгъдә итәләр.

Новости Татарстана-ТатарстанДа


Нет комментариев