Мин ялварып синнән сорыйм хәзер Нигә килдең, минеке булмагач!
Мин күкләрдән сорап алдым сине,
Күкләр миңа сине юллады.
Күзләреңнән балкыган шул нурлар
Тик нигәдер мине яндырды...
Бер яндырды, бер көйдерде ул мине,
Күздән тамды ачы, кайнар яшь
Мин ялварып синнән сорыйм хәзер
Нигә килдең, минеке булмагач!
Мин күкләрдән сорап алдым сине,
Күкләр миңа сине юллады.
Синең килгән якты юлларыңнан,
Бары хәтер калды, томанлы!
Рәйсә Абдуллина,
Карадуган гимназиясе укучысы
Нет комментариев