Мәктәпкә хәзерләнергә ярдәм ит
Төрлесе

Мәктәпкә хәзерләнергә ярдәм ит

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы һәм тәкъдиме белән башланган бу хәрәкәт быел да дәвам итә.

Район оешмалары, эшмәкәрләр аз керемле, матди хәле авыр гаиләләрнең балаларына мәктәпкә җыенуга (уку әсбаплары, форма алырга) иганәчелек ярдәме күрсәтәләр. Быел мондый чара 14 август көнне Балтачта Үзәк мәйданда үткәреләчәк. Биредә уку кирәк-яраклары сату буенча зур ярминкә дә булачак.


250

Нет комментариев