Социаль хезмәт алучыларның барысы да күңелле уеннарда актив катнаштылар
«Наз» социаль тернәкләндерү бүлегендә саф һавада эстафета үткәрелде. «Алга» һәм «Дуслык» командалары катнашты.
Программада «Кем тизрәк», «Максатка туры тидер», «Өч туп», «Туплы хоккей» һәм башка конкурслар бар иде.
Катнашучылар шулай ук спорт төрләре турындагы викторина сорауларына да җавап бирделәр.
Нет комментариев