“Наз”лылар үз хокуклары белән якыннан танышты (+фото)
Төрлесе

“Наз”лылар үз хокуклары белән якыннан танышты (+фото)

"Наз" бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар өчен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Ләйсән Абдуллина белән очрашу оештырылды.

Әңгәмәдә ул кулланучылар хокукларын саклау буенча законнар белән таныштырды, авыл халкын борчыган барлык сорауларга квалификацияле җаваплар бирде. Шулай ук урлашучылар эше һәм "Халык контроле" турында мәгълүмат җиткерде.
Очрашу азагында тернәкләнүчеләргә буклетлар таратылды, дип хәбәр итәләр "Наз" бүлекчәсеннән.
Гүзәл Фатыйхова фотолары.

250

Нет комментариев