Шода авылында яшәүче, "Наз" үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә социаль карамакта торучы Нурания Йосыпова яңа йортка күченде.
Нурания апа ялгызы яшәде, торыр урыны бик начар булу сәбәпле, соңгы вакытта ул Чепьяда яшәүче туганнарына күченгән иде. Әмма туган авылын сагынып яшәде. Бу хакта «Якты юл» җитәкчесе Раиф Хәкимов ишетеп белгәч, Нурания апага җәмгыять балансында торган йортны бирделәр. Әлеге куанычлары белән аны"Наз" үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гүзәл Кәлимуллина уртаклашты. Нурания апа әлеге игелекле гамәле өчен җитәкчегә чиксез рәхмәтләрен ирештерде.
.jpg)
Нет комментариев