Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Озакка сузылган көздә

Мин көзне яратам икән

Көз — табигатьнең искиткеч матур һәм серле фасылы. Көзне сагышлы чор, диләр. Күбрәк яз, җәй фасылларын ярата кеше. Ә мин көзне яратам икән. Көзгә багышлап язылган шигырьләрем дә шуны сөйли. Менә быел да китә алмый тилмерткән, озакка сузылган көздә күңелемә шигьри юллар килде.
Сезнең игътибарга төрле елларда, төрле кәефтә язган көзге шигырьләремне тәкъдим итәм. 

Әбиләр чуагы.
Җылы җил иркәли
Яфракның алтынын.
Алар да теләми
Көзләрнең салкынын.
Әз булса да җитә
Кояшның җылысы.
Тик күңел сизенә:
Бу җәйнең соңгысы.
Көзнең дә бар икән
Садә хуш исләре.
Әй акыл, йөгәнлә,
Шаштырма хисләрне!
Яңарта хисләрне,
Чуалта уйларны
Әбиләр чуагы,
Әбиләр чуагы.

***
Ноябрьгә аяк бастык инде,
Кар төшәргә күптән бик вакыт.
Тәрәзәгә һаман яңгыр бәрә,
Сагышларны җанда яңартып.
Быел көз дә миңа охшап килгән:
Бирешәсе килми кышларга.
Картаюга риза түгел шул ул,
Гел тырыша җәйгә охшарга.
Агачларда әнә, әле дә булса,
Яшел яфраклар да тирбәлә.
Үзе теләп, кем картайсын инде?!
Син дә, күңел, көзне тиргәмә.
Кышлар килер, бездән сорап тормый,
Күңелеңне күпме телгәлә.
Җәйдән аерыла алмый, ботагында
Соңгы яшел яфрак тирбәлә...

***
Көз нигәдер быел сузылып йөрде,
Аннан кинәт төшеп исенә,
Ашыга-ашыга, җиң сызганып
Тотынды ул үзенең эшенә.
Көз көзлеген итте: себереп түкте
Алтын төсне — көзнең бизәген.
Ә аннары нишләдем мин, диеп
Яшен түкте, өзелеп үзәге.
Яшен түкте, елады ул ярсып,
Кире кайтмас ямьне кызганып.
Елап аргач, бушап тынып калды,
Аңлап инде көне узганын.
Шундый инде, көз, без:
Кайчак купшы, 
Ә кайвакыт елак, пырдымсыз.
Шуның өчен дә без — синең белән
Серле затлар, без бит хатын-кыз. 


Бу көзләр дә тыныч булмады.
Бу көзләр дә тыныч булмады:
Кырларында җилләр дулады.
Көзге кара яңгырларга кушылып,
Күпме йортта ана елады. 
Кайталмады киткән уллары.
Киткән уллар кире кайтмады,
Авыл буйлап кайгы атлады.
Кайткан батырларның каберләрен
Сары яфрак сөеп каплады.
Киткән уллар кире кайтмады.
Бу көзләр дә тыныч килмәде.
Тик кышка да урын бирмәде.
Гүя әле бетмәгән эше.
Өметләнә һаман да кеше:
Кышлар белән килер тынычлык,
Җиңү белән кайтыр батырлар.
Китми тора шуңа да бу көз:
Кышлар җиткәч, уллар кайтырлар.
Уллар кайтыр туган илләргә
Тынычлыкны салып иңнәргә.
Кайтыр алар кышлар килгәндә,
Ак кар буйлап атлап өйләргә.
Бу көз әле бездән китмәде.
02.12.2025.

Гөлшат Шалаева, Норма авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырьләр