Өлкәннәр коймак белән сыйланып, чәй эчкәннәр, яшьлек хатирәләрен яңартканнар
Балтач бистәсенең СМУ микрорайонында яшәүче өлкәннәр бәйрәм көннәрендә бер табын артына җыелып, күңелле очрашу үткәргәннәр.
Рания Мостафина әбиләрне бәйрәм белән котлап, аларга мич коймагы пешергән, тәмле чәйләр әзерләгән.
Өлкәннәр коймак белән сыйланып, чәй эчкәннәр, яшьлек хатирәләрен яңартканнар. Очрашу җылы һәм ихлас аралашу белән үткән.
— Тәмле коймаклар белән сыйланып, чәй эчеп, яшьлек елларын искә алдык. Раниягә зур рәхмәт! — ди өлкәннәр.
Нет комментариев