Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рәхмәт хатлары (фото)

Ярышның финал этабы 3-5 нче декабрь көннәрендә Аксубайда узар дип көтелә

Малай тәрбияләүче һәр әти-әнинең үз баласын спортчы итеп күрәсе киләдер, мөгаен.

Шуңа күрә дә алар спорт тренерларына мөрәҗәгать итә. Без исә, үз чиратыбызда, егетләребезне үз эшен оста белгән футбол тренерлары Илһам Василович һәм Фәрдүс Фәритовичлар кулына тапшырдык һәм моңа һич кенә дә үкенмибез!

Әлеге тренерлар җитәкчелегендә егетләребез көннән-көн үзгәрә, үсә, уңышлары көннән-көн арта.

3-4 нче ноябрь көннәрендә Сабада үткән футзал буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабында 2015 нче елгы егетләр арасында безнең «Интер» командасы 14 команда арасында 2 нче урынга лаек булды.

Ярышның финал этабы 3-5 нче декабрь көннәрендә Аксубайда узар дип көтелә. 

Балаларыбызның һәр җиңүе, хәтта һәрбер җиңелүе дә безнең өчен бик мөһим. Чөнки җиңелүләр егетләребезне тагын да рухландырып, киләчәктәге җиңүләргә канатландырып җибәрә.

«Интер» командасының җиңүләре күп булсын иде дигән теләктә калабыз һәм безнекедәй тренерлар барында җиңүләргә чын күңелдән ышанабыз!

Хөрмәтле тренерларыбыз Илһам Василович һәм Фәрдүс Фәритович! Барлык әти-әниләр исеменнән сезгә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм киләчәктә эшегездә зурдан-зур уңышлар телибез! – дип хәбәр итә «Тургай» балалар бакчасының физик тәрбия инструкторы Закирова Гөлнара Рафис кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

21

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алдагы уеннарындада уңышлар юлдаш булсын балаларга

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодец ы

      Теги: Рәхмәт хатлары