Бистәнең үзәк урамнарында оешкан рәвештә ремонт эшләре баруын гел хәбәр итеп киләбез. Инде менә бүген дә вактылыча автомобильләргә үзәккә керү чикләнгән.
Кече Лызи авылы ягыннан килгәгдә «Алтын ай» кибете яныннан, үзәктә исә «Социаль яклау» бүлеге яныннан төшүче һәм Нариман урамыннан үзәк китапханә янына чыгучы урамнар ябык. Димәк, әлеге урамнардан үзәккә кереп булмый дигән сүз.
Ә инде үзәк мәчет ягыннан килгәндә «Универмаг» сәүдә йорты яныннан Нариман урамына борылып төшәргә мәҗбүр булачаксыз.
Ниндидер йомыш белән бистә үзәгенә юнәлгәндә, үзегезгә дә, башкаларга да кыенлык тудырмас өчен, әлеге чикләүләрне күздә тотытп, маршрутыгызны алдан уйлап юлга чыксагыз иде.

.jpg)








Нет комментариев