Республикада октябрьнең соңгы көннәре һәм ноябрьнең беренче көне явым-төшемсез узачак
Төрлесе

Республикада октябрьнең соңгы көннәре һәм ноябрьнең беренче көне явым-төшемсез узачак

Синоптиклар фаразлавынча, көндез һава температурасы +14 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин

Татарстанда тотрыклы антициклон йогынтысы саклана. Шуңа күрә республикада гадәттәгедән җылырак һәм коры һава торышы күзәтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

30 һәм 31 октябрьдә явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы +1 градустан -4 градуска кадәр төшәчәк, ә көньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән -9 градуска кадәр суытачак. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +9…+14 градусны күрсәтәчәк.

1 ноябрь, якшәмбе көнне дә, нигездә, коры һава торышы саклана. Төнлә температура +1…-4 градус тәшкил итәчәк, көньяк һәм көнчыгыш районнарда -7 градуска кадәр салкынайтуы ихтимал. Көндез һава +7…+12 градуска кадәр җылыначак.

2 ноябрьдә, атмосфера фронты якынлашу сәбәпле, республиканың кайбер урыннарында аз гына яңгыр яварга мөмкин. Көндез һава температурасы +6…+11 градус тәшкил итәчәк.


Нет комментариев