РИФАТ КОДА БӘЕТЕ
Сагынып искә алырсыз
(көчле авыру аркасында вакытсыз арабыздан киткән кодабыз Ибрагимов Рифатның якты истәлегенә багышлыйм).
Турыбыздан үткән чакта,
Карап үтегез әле.
Рифат коданың бәетен
Тыңлап китегез әле.
Чәчәкле җәй айларында —
Җәйнең кыл уртасында
Бу дөньядан китеп бардым
64 нче яшемдә.
Авыруым көчле булды,
Әйтер сүзем күп калды,
Ике ел авырып ятып,
Аңсыз китеп тә бардым.
Җир җимертеп эшләп йөрдем,
Тик торуны белмәдем,
Кактым, суктым, төзәттем,
Руль артында күп йөрдем.
Техникам гел төзек булды,
Юлда йөрисе булгач.
Хезмәтемне яраттылар
Намус белән башкаргач.
Фәйрүзәмне яратып,
Хөрмәт итеп яшәдем.
Ирләргә тиеш булганча
Яшен булып яшьнәдем!
Туганнарны якын иттем,
Яшәдек без гөрләшеп,
Кичләрен утыра идек
Уен - көлке сөйләшеп.
Мәңгелеккә киткәндә дә
Җыелып озатып калырсыз.
Үзәгегез өзелгәндә
Сагынып искә алырсыз.
Ике улым, газизләрем,
Мәңгелеккә тоттым юл.
Сау булыгыз, балаларым!
Васыятем сезгә шул:
Бер-берегезгә терәк булып,
Бер-берегезгә кирәк булып,
Матур итеп яшәгез сез,
Тирә-юньгә үрнәк булып.
Бабай булырга өлгердем:
Ике оныгым туды!
Бик яраттым сабыйларны,
Бәхетем тулы булды.
Шушы матур дөньялардан
Килмәде бит китәсем!!!
Ике ел көрәшеп яттым...
Ләкин...Нихәл итәсең?
Әҗәл көчлерәк булды шул,
Екты да салды мине.
Чәчем агармаган да килеш
Алып та китә инде...
Шуңа үзәгем өзелә,
Йөрәгем тыңгы тапмый:
Әйтер сүзем әйтә алмадым
Кабергә барып яттым.
Сабый бала караган күк,
Гел янымда булдыгыз.
Фәйрүзәм, улларым, Ришат энем,
Яхшы тәрбия кылдыгыз.
Урын-җирем чиста булды,
Тамагым ач тормады.
Барысы да тиешенчә,
Тик...могҗиза булмады.
Бик өметләнеп көтсәк тә,
Терелә алмадым шул.
Бу дөньяда эчәр суым,
Ризыгым калмады шул...
Рәхмәтләрем чиксез сезгә,
Саваплары күп булсын!
Мине тәрбия кылган өчен,
Раббым сезне зурласын!
Яхшы ягым белән генә
Мине искә алыгыз,
Онытмагыз инде мине,
Гел догада торыгыз!!!
Үзебездән берничә сүз
Өстим әле азактан:
Аталарча якын күреп,
Киленеңне яраттың.
Кода-кодагыйлар булып,
Ихластан тату булдык.
Киңәшләшеп, ярдәмләшеп,
Бергәләп дөнья «кудык».
Рәхмәт сиңа, яхшы булып,
КЕШЕ булып яшәдең!
Урының җәннәттә булсын!
(Тама керсез яшьләрем...).
Рамилә Фәләхетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев