Сабантуй көннәрендә һава торышы нинди булачак?
Төрлесе

Сабантуй көннәрендә һава торышы нинди булачак?

Татарстанның Гидрометеорология үзәге киләсе берничә көнгә һава торышы фаразын төзегән.

Республикада көннәр атна дәвамында яңгырлы булачак.

Пәнҗешәмбе, 9 июньдә, циклон төньяк-көнчыгышка китә. Синоптиклар бераз яңгыр фаразлый. Төнлә температура - +7..+14 градус, ә көндезен - +18..+23 градус көтелә.

Җомга һәм шимбә көннәрендә шулай ук яңгыр һәм яшенле явым-төшем булырга мөмкин, дип фаразлый синоптиклар. Көндез һава температурасы +19..+25 градуска кадәр күтәрелә.

Татар-информ


Нет комментариев