Армиягә көзге чакырылыш барган көннәр. Авыл җирлекләрендә зурлап егетләрне армиягә озаталар.
Гаиләләрдә алар хөрмәтенә зурлап табыннар әзерлиләр. Мәдәният йортларында да алар өчен махсус кичәләр оештыралар. Күптән түгел шундый чараларның берсе Дорга авылында да үтте. Руслан Ефремов белән Денис Арыков әлеге кичәнең төп сәбәпчеләре булды. Бу көнне егетләр хөрмәтенә иң изге теләкләр яңгырады, һәркем аларның исән-имин туган якларга әйләнеп катуын теләде.
Нет комментариев