Әгәр космик корабль очышы вакытында космонавт физик күнегүләр белән даими шөгельләнмәсә, ул 5 көн эчендә мускулларыныӊ 20 процентын югалта.
Дөньяда бүген иӊ озак яшәгән песигә 39 яшь. Кеше гомеренә әйләндереп санап карасаӊ, аӊа 172 яшь.
25 миллиметр - шаккатудан күзнеӊ шуныӊ кадәр шар итеп ачылуы . Бу хәл Чиләбе шәһәрендә яшәүче Тимур Фактуллинныӊ үзенеӊ банкомат картасында калган акчасын караганда була. «Альфа-банк» аныӊ счетына ялгыш 10 триллион акча күчерә.
Фил эчәргә суныӊ барлыгын 5 км. ераклыктан сизәргә сәләтле.
Космос җир өслегеннән 100 км. биеклектә башлана.
Җир йөзендә йортсыз яшәүчеләрнеӊ 34 проценты 24 яшькә кадәрле яшьләр.
Эстония халкыныӊ 99 проценты зәӊгәр күзле.
Җир йөзендә бер кешегә якынча бер тавык туры килә.
Фото: http://kaifodrom.ru
Нет комментариев