Райондашыбыз, Таузар Иле кызы Эльвира Ибраһимованың вафатына бүген 1 ел булды
Гомер уза, ә йөрәктә син киткәннән соң барлыкка килгән бушлык бетми. Бетмәс тә.
Кадерлебез, сагынабыз сине! Менә-менә кайтып керерсең дә, елмаюлы карашың, матур тавышың, үткен телең белән бар дөньяны нурга күмәрсең төсле... Ләкин юк шул. Язмыштан узмыш юк.
Безне уртак кайгы түгел, ә Эльвирабызга карата булган хөрмәт һәм ярату берләштереп тора, төркемдәшләр! Догада булыйк! Кадерлебезнең урыны оҗмахта булсын! Тыныч йокла! Син һәрвакыт безнең белән...
Нет комментариев