Сирень өзгән өчен меңнәрчә сум штраф яный
Урамда кочак-кочак сирень күтәреп йөргән кешеләрне сез дә күрәсезме? Кулларын төясе киләме? Закон буенча исә аларга тагын да катырак җәза каралган.
Сирень ботакларын өзгән өчен русиялеләргә 500 мең сумга кадәр штраф яки мәҗбүри эшләр яный.
Белгечләр ачыклык керткәнчә, аерым үскән яки кемнеңдер карамагында булган сирень куакларын өзү яки казып алу урлау буларак квалификацияләнә.
Бу законны бозу өчен 80 мең сумга кадәр штраф яки 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр рәвешендә җинаять җаваплылыгы, шулай ук ике елга кадәр ирекне чикләү яный.
Әгәр җинаять комсызлыктан түгел, ә иҗтимагый нормаларны хөрмәт итмәү буларак квалификацияләнсә, гамәл административ хокук бозу буларак бәяләнәчәк. Моның өчен кешене 500дән 1 мең сумга кадәр штрафка тарттыралар яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алалар.
Сирень ботакларын сындыру куакның үлеменә сәбәп булса, иң каты җәза көтә.
Русия Җинаять кодексының 260 мәддәсе буенча («Урман агачларын законсыз кисү»), агачны үсешен туктату дәрәҗәсенә кадәр зарарлаган өчен 500 мең сумга кадәр штраф яки 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр рәвешендә җинаять җаваплылыгы каралган. Әгәр гамәл күләме зур булмаса, "яшел утыртмаларны яклау турында"гы законда 3,5дән 4 мең сумга кадәр административ штраф каралган.
Резеда Галикәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев