Бер - ике көн түзсәк булыр...
Инде кичә үк урыны белән 31 градуска кадәр суыклар булачак дип хәбәр иттеләр. Алай ук булмаса да, - 29 га җитәчәгенә шик юк. Өши күрмик, җәмәгать, җылы итеп киенеп йөрик. Ерак юлларга чыгарга тырышмыйк. Балаларыбызның өс-башына игътибар итик. Бер - ике көн түзсәк булыр, чөнки ике көн, ике төн – 13, 14 гыйнвар – аеруча салкын булачак та, дүшәмбе көнне үк салкыннар йомшара, – 15 гыйнварда -11...-12 градус булуы көтелә диләр.
Юлларда бозлавык икәнен дә онытмыйк, сак булыйк!
Нет комментариев