Татарстанда +25 градуска кадәр көтелә
Төрлесе

Татарстанда +25 градуска кадәр көтелә

Төнлә температура +6 + 11 градус тәшкил итәчәк

Татарстанда 25 сентябрьдә аномаль җылы һәм күбесенчә коры һава торышы сакланачак, әмма температура бераз төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Алмашынучан болытлы һава көтелә, сизелерлек явым-төшем көтелми. Көнчыгыш җиле 5-10 м/с тизлек белән исәчәк, урыны белән көндез 13 м/с тизлеккә җитәчәк.Казанда җилнең көчәюе көтелми.

Төнлә температура +6 + 11 градус тәшкил итәчәк, республиканың көнбатышында +15 градуска кадәр. Көндез һава +20...+25 градуска кадәр җылыначак, Казанда +22+ + 24 градуска кадәр.

Вести Татарстан


Нет комментариев