Чемпионат 28-29 октябрь көннәрендә Яр Чаллы педагогия колледжында узачак.
Татарстанда «Абилимпикс-2020» һөнәри осталык буенча VI Милли чемпионатның региональ этабы башланды. Конкурста инвалидлар һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән затлар катнашачак.
Чараны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Казан сәүдә-икътисад техникумы» оештыра.
Конкурс 54 компетенция буенча, өч категория – «мәктәп укучылары», «студентлар» һәм «белгечләр» – буенча берничә этапта узачак.
Бөгелмәдә әлеге ярышлар 26 һәм 28 октябрьгә билгеләнгән. Бөгелмә төзелеш-техник көллиятендә – «Буяу эшләре», 28 һәм 29 октябрьдә Бөгелмә һөнәри-педагогика көллиятендә «Социаль эш» компетенциясе буенча үтәр дип көтелә.
Чемпионат 14 ноябрьдә тәмамланачак.
Фото: Зәй офыклары
Нет комментариев