Аномаль җылылык аркасында Крещение салкыннары булмаска да мөмкин.
КФУ профессоры Юрий Переведенцев фаразлавынча, аномаль җылылык аркасында Казанда Крещение салкыннары булмаска да мөмкин.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең башлангыч мәгълүматларына караганда, Татарстанда атна башында тагын җылыта. Атна башында ук Татарстан «чираттагы төньяк-көнбатыш циклонның һәм аның атмосфера фронтларының җылы секторында калачак». 13 гыйнварда көндез кар һәм юеш кар явачак, аны яңгыр алыштырачак. Урыны белән буран көтелә, көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.
КФУ профессоры Юрий Переведенцев фаразлавынча, аномаль җылылык аркасында Крещение салкыннары булмаска да мөмкин.
Татар-информ
фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"
http://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/tatarstanda-kilse-atna-bashynda-tagyn-ylyta
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев