Республика Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең, “Юнармия”, “Алдынгылар” хәрәкәте, “Җиңү волонтерлары”, “Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе” җәмгыяте, “Гыйлем”, “Ватан” һәм башка яшьләр оешмаларының проектларын һәм башлангычларын гамәлгә ашыруга ярдәм күрсәтә
Татарстанда балалар һәм яшьләр өчен заманча инфраструктура булдыру эше алып барыла. Ул яшьләр үзәкләре, хәрби-патриотик үзәкләр, экстрим-парклар, балаларны савыктыру лагерьлары челтәрен үз эченә ала.
Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына Юлламасында белдерде.
Рәис сүзләренә караганда, республика Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең, “Юнармия”, “Алдынгылар” хәрәкәте, “Җиңү волонтерлары”, “Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе” җәмгыяте, “Гыйлем”, “Ватан” һәм башка яшьләр оешмаларының проектларын һәм башлангычларын гамәлгә ашыруга ярдәм күрсәтә. “Төп бурыч – бу мәйданчыкларга барлык мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдалану нигезендә ничек тә күбрәк ярдәм итү”, - диде Миңнеханов. Аның басым ясап әйтүенчә, барлык категориядәге яшьләрне үсеп килүче буын белән эшкә җәлеп итү мөһим. “Бигрәк тә хәзер – идеологик көрәш барган бер мәлдә аеруча әһәмиятле бу”, – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.
Татар-информ
Нет комментариев