Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Татарстанда бер атна эчендә нинди продуктлар кыйммәтләнде

Үсеш лидерлары исемлегендә беренче урынна тавык йомыркасы – аның бәясе 75,82 сумнан 81,40 сумга кадәр артты

Татарстанстат республикада азык-төлек продуктларына уртача куллану бәяләре турындагы мәгълүматларны бастырды. Статистика буенча, соңгы чорда күпчелек товарлар кыйммәтләнгән.

Үсеш лидерлары исемлегендә беренче урынны тавык йомыркасы –  аның бәясе 75,82 сумнан 81,40 сумга кадәр артты. Шулай ук шикәр комы (килограммы 60,68 дән 62,44 сумга кадәр) һәм кишер (килограммы 37,07 дән 40,46 сумга кадәр) сизелерлек кыйммәтләнде. Ит продукциясеннән сыер ите килограммы 668,25 сумнан 670,90 сумга кадәр арткан, сарык ите — 882,91 сумнан 886,43 сумга кадәр. Шул ук вакытта дуңгыз ите 348,52 сумнан 342,30 сумга, тавык ите — 207,92 сумнан 206,58 сумга кадәр арзанайган.

Сөт продуктлары арасында ак май аз гына кимегән (1011,57 сумнан 1010,54 сумга кадәр), ә менә эремчек — 461,82 сумнан 463,39 сумга, кефир – 102,03 сумнан 102,45 сумга кадәр кыйммәтләнгән. Бәрәңге — 40,85 сумнан 41,28 сумга, кәбестә — 33,54 сумнан 34,54 сумга, суган – 41,32 сумнан 42,62 сумга кадәр кыйммәтләнде. Шул ук вакытта яңа кыярлар 276,01 сумнан 268,50 сумга кадәр, помидорлар 237,16 сумнан 235,10 сумга кадәр арзанайды.

Җиләк-җимешләрдән банан бәясе 151,90 сумнан 154,15 сумга кадәр арткан, алма — 132,98 сумнан 134,30 сумга кадәр.

Новости Татарстана-ТатарстанДа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев