Татарстанга Африка эсселәре килә, тропик төннәр башлана
Мәскәү һәм Казанга аномаль эсселек килә, дип кисәтә синоптиклар
Кызган һава агымы Африка һәм Согуд Гарәбстаны ягыннан якынлаша, шуңа күрә бездә дә һава 32°С ка кадәр җылыначак. Ә төннәрен тропик җылылык көтелә. Мондый эсселекне һәр организм да күтәрә алмаска мөмкин, дип кисәтә белгечләр.
Эссе сукса, кеше ешрак сулый башлый, күз аллары караңгылана, баш авырта, аңы чуала, борыннан кан китүе дә бар. Эссе суккан кешегә һава җитми, су эчәсе килә, укшыта, йөрәк тибеше арта, тән температурасы 39,5 градустан югарырак күтәрелергә мөмкин.
Эссе көннәр иртәгә — 8 июль — сишәмбедән башлана. Температура +27...+29 градуска кадәр җитәчәк, ди республиканың Гидрометеорология үзәге синоптиклары дип яза интертат.
Бу атнада иң эссе көн пәнҗешәмбе (10 июль) булачак: +31 градус эсселек көтелә. Яндекс һава торышы сервисы әлегә шулай фаразлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев