Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Татарстанлыларны почта бүлекчәләренең эш графигы үзгәрү турында кисәттеләр

19 март көнне почта бүлекчәләре бер сәгатькә кимрәк эшли. 21 мартта исә эш гадәти расписание буенча дәвам итәчәк

20 мартта Татарстанда «Россия Почтасы» бүлекчәләре эшләмәячәк. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүчеләрдән тыш – алар гадәти режимда эшләячәк.

19 март көнне почта бүлекчәләре бер сәгатькә кимрәк эшли. 21 мартта исә эш гадәти расписание буенча дәвам итәчәк.

20 март көнне хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсияләргә һәм пособиеләргә килгәндә, аларны Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр.

Пенсия һәм пособиеләрне, почта җибәрүләрен һәм вакытлы басмаларны өзлексез һәм вакытында алу өчен, шулай ук маркетплейслардан заказлар алу өчен кайбер бүлекчәләр башка график буенча эшли ала. 

Вечерняя Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев