Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Төрлесе

Татарстанны төзелеш комплексын үстерү буенча Идел буе төбәгенең лидеры дип атадылар

Төбәктә 50 республика программасы, 6 милли проект һәм 3 дәүләт программасы гамәлгә ашырыла, 152,42 миллиард сумлык 3745 объект төзү һәм капиталь ремонтлау планлаштырыла

Төзелеш комплексын үстерү буенча Татарстан Идел буе төбәкләре арасында лидер булып тора, бу хакта Идел буе федераль округының закон чыгаручылар советы утырышында хәбәр иттеләр. Утырыштан алынган мәгълүматларны Республика Дәүләт Советы матбугат хезмәте тапшыра.

Татарстан торак тапшыру күләме буенча Идел буе федераль округында беренче һәм илдә бишенче урында тора. Республиканың бер кешесенә уртача 0,874 «квадрат» торак кертелә, торак мәйданы белән тәэмин ителеш — 30,3 квадрат метр (Россия буенча — 29,4 квадрат метр). Узган ел Татарстанда 3,5 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, шуның 2,4 миллион квадрат метры — шәхси торак төзелеше, 1,1 миллион квадрат метры — күп фатирлы торак йортлар. Социаль ипотека программасы буенча 162 мең «квадрат» торак тапшырылган. Быелгы план – 3,1 миллион квадрат метр, июнь башына инде 1,8 миллион «квадрат» тапшырылган (планнан 58,3%).

Моннан тыш, төбәктә 50 республика программасы, 6 милли проект һәм 3 дәүләт программасы гамәлгә ашырыла, 152,42 миллиард сумлык 3745 объект төзү һәм капиталь ремонтлау планлаштырыла.

ТР Дәүләт Советы спикеры вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Татарстан территорияләрен комплекслы үстерү программасы аларны үзгәртеп кору белән бәйле, ул моңа кадәр игътибар җитмәгән зоналарны үз эченә ала, дип сөйләде. Хәзер программада өч дистә комплекслы территория бар, аның сүзләренчә, Татарстан тулаем ил буенча отышлы аерылып тора.

Вечерняя Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев